Иртәгә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан бүген район Үзәк ял паркында «Хәтер шәме» акциясе үтте.
Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулуга багышлап оештырыла.
Район Үзәк ял паркында узган чарага район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары чыктылар. Һәркемнең кулында Хәтер шәме яна иде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев әлеге акциянең әһәмияте турында сөйләде, батырларның истәлеге мәңге яшәячәген ассызыклады.
– Алар булмаса, без дә булмас идек. Батырларның истәлеге – мәңгелек! – диде ул.
Бер минут тынлыктан соң батырлар истәлегенә салынган мемориал янында Хәтер шәмнәре кабынды. Ахырдан ачык һавада нәфис фильм карау оештырылды.
