423350, с.Сарманово, ул. ул.М.Джалиля, 57а
+7 85559 2-40-83
sarmanovo-dosaafrt@mail.ru

29 июнь 2022  Хатын-кызлар машинаны оста йөртәләр

әтиҗәдә «Татэнергосбыт» оешмасы белгече Адилә Салихова җиңүгә лаек булды. Ул Әлмәт шәһәрендә узачак зона ярышларында район данын яклаячак. Без аңа уңыш юлдаш булуын телибез. Район үзәк хастаханә табибы Динара Илаева – икенче, аның хезмәттәше – баш табиб урынбасары Адилә Даутова өченче булдылар.
“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында Эльвира Андриянова, Адилә Салихова, Динара Илаева һәм Адилә Даутова иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Автомобиль йөртүдә иң яхшылар булып Адилә Даутова, Лилия Лепеша, Динара Илаева һәм Адилә Салихова Аделя танылдылар.
Район Башкарма комитеты белгече Эльвира Андриянова - “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче”, ә Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы белгече Лилия Лепеша “Иң тәҗрибәле машина йөртүче” буларак бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да оештыручыларның Дипломнары һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.