2 август конне Сарманда Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттелде.
Десантчыларны бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, аеруча активларына район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре аларга җыр бүләк иттеләр. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе әгъзасы Рәис Кәлимуллин гаскәрдәшләренә шигырь багышлады. Чик гаскәрләре ветераннары исеменнән десантчыларны – Рөстәм Миңнебаев, Чечня сугышы ветераннары исеменнән Илнур Зәйнәгытдинов котладылар. Һәлак булган десантчылар истәлегенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салу, тәкыялар кую оештырылды.