27 июль Өлкәннәр көне уңаеннан районда ел саен машина йөртүчеләр бәйгесе үткәрелә.
Быел да анда 5 өлкән ир-ат һәм ике хатын-кыз катнаштылар. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы А. Ситдыйкова, Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Н. Хәйруллина сәламләгәч, бәйгедә катнашучылар ДОСААФ мэктэбендэ компьютер аша һәм билетлар ярдәмендә теоретик биремнәрне чиштеләр, аннан автодромга барып, юлда автотранспорт белән йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә районның “Автобабае” дип Җәлилдән Р. Талибуллин танылды. Ул район данын зона ярышларында да яклаячак. Икенче урынны – “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Р. Кәлимуллин, өченче урынны “Сарман” кинотеатры директоры Р. Шәрәфетдинов алды. Хатын-кызлар арасында Сарманда яшәүче Д. Нуриәхмәтова беренче булды. Җәлил поселогының танылган мәдәният эшлеклесе Н. Гатиятуллина икенчелекне алды. Башка катнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды. Конкурсантларны бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Вәлиев, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Р. Сафин, район ветераннар советы рәисе А. Харисов та катнаштылар.