423350, с.Сарманово, ул. ул.М.Джалиля, 57а
+7 85559 2-40-83
sarmanovo-dosaafrt@mail.ru

28нче Июльдә Мортамак авылының Мор күлендә сарманлылар күптән инде яратып өлгергән балык тоту ярышы үткәрелде. 

Әлеге бәйгедә районыбызның төрле авылларында, шулай ук район үзәгендә һәм Җәлил поселогында яшәүче һәвәскәр балыкчылар катнашты. Аларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, уңышлар теләде. 

Бәйге быел да бик җанлы һәм кызыклы үтте, күңелле мизгелләргә бай булды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга Сарман ДОСААФ оешмасынын дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. 

Бәйрәм барышында остаханәләр эшләде, ГТО мәйданчыгы куелды,спорт ярышлары үткәрелде, тамашачыларга матур концерт номерлары тәкъдим ителде. Ә балыкчылар иң соңыннан тәмле уха белән дә сыйландылар.

 image-23-08-24-01-18-2.jpeg